19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.
19 март көнне ветеринария академиясендә «карьера көне»узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган иде: 4 һәм 5 курс укучылары. "Карьера көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.
Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.
Бүген Чистайда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге президиумының күчмә утырышы узды. Аны "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Надеждино авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Елена Афанасьева, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге активисты Юрий Челноков Федоровское авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар һәм анда концерт куйдылар..
12-16 март көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Россия Федерациясенең команда беренчелеге узды. Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Федоровское авылыннан Полина Григорьева да чыгыш ясады. Әлеге ярышларда Татарстан командасы, финалда гына Мәскәүдән килгән яшьтәшләренә оттырды һәм шулай итеп икенче урынны алып кайтты. Без аларны котлыйбыз!
25 декабрьдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район башлыгына кабул итүгә 9 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
15 март көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтенә Казан шәһәре “Өметле” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Корьән уку һәм Яңа Зеландиядә хаксызга үтерелгән мөселманнарның рухына дога кылу белән башланды. Чарада Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәхәллә халкы һәм якын тирә авыллардан килгән район халкы катнашты. Кичә барышында Равил хәзрәт әдәм баласын җәннәт бакчаларына китерә торган гамәлләр турында сөйләде. Кичәнең ахырында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин Равил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
16 март көнне Зәйдә чаңгы ярышлары белән Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең 2019 елгы Спартакиадасына старт бирелде. Анда Кайбыч районнан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Мария Кузнецова һәм Кайбыч муниципаль районы Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге баш белгече Алия Кадыйрова составындагы муниципаль хезмәткәрләр командасы да катнашты. Ир-атлар 3 км дистанциядә көч сынаштылар, хатын-кызлар 1 км йөгерделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында гомумкоманда зачетында безнең команда 7 нче урынны алды. Безнең "муниципалларга" Спартакиада программасының калган төрләрендә дә уңышлар телибез!
17 март көнне Ябалак авылында яшәүче Ильина Мария Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы тәбрик итте, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.