Зәйдә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы старт алды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

           16 март көнне Зәйдә чаңгы ярышлары белән Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең 2019 елгы Спартакиадасына старт бирелде. Анда Кайбыч районнан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Мария Кузнецова һәм Кайбыч муниципаль районы Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге баш белгече Алия Кадыйрова составындагы муниципаль хезмәткәрләр командасы да катнашты. Ир-атлар 3 км дистанциядә көч сынаштылар, хатын-кызлар 1 км йөгерделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында гомумкоманда зачетында безнең команда 7 нче урынны алды.  Безнең "муниципалларга" Спартакиада программасының калган төрләрендә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International