21 май көнне Кайбыч балалар мәктәбендә тантаналы рәвештә " Соңгы кыңгырау «бәйрәме узды. Сәнгать мәктәбен быел 5 укучы тәмамлады. Алар-Гарапова Ләйсана, Хәмидуллина Зөһрә, Зиннәтуллина Ләйлә, Губаева Регина («Фортепиано» бүлекчәсе, укытучысы Гыйрфанова Р. Р.) һәм Галиуллин Илфар («халык кораллары (баян)» бүлеге, укытучы Яруллина З. М.).
21 май көнне "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" яшь инспекторларының район конкурс-фестивале булып узды. Анда районның 17 мәктәбеннән укучылар катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларга карата боерыклар белән таләпләр билгеләде.
Конкурста катнашу өчен 50 һәм аннан да күбрәк кеше булган балалар һәм яшьләр белән эшләү оешмалары һәм берләшмәләре (14-30 ел) катнаша ала. Игътибар итегез, муниципаль бюджет учреждениеләре бу конкурста катнаша алмый.
21 май көнне Олы Кайбыч авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы базасында Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тәрбиячеләр белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Яшел дулкын» юл хәрәкәте иминлеге буенча спорт ярышлары үткәрделәр. Анда районның алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Ярышларда катнашучылар җиңүгә бик зур омтылыш күрсәттеләр, азарт, эмоциональ булдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Катнашучыларга дипломнар, ә җиңүчеләргә велосипедлар тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразыев БТК ның район бүлекчәләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу уздырды.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Росреестры Youtube каналында интервью урнаштырды, аның кысаларында Росреестр Идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләрне яктыртты.
Татарстан Пенсия фонды ана капиталына сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы КФҮдә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү өчен гариза бирергә мөмкин булуын искә төшерә.
16 май көнне Олы Кайбыч авылында 12 авыл җирлегеннән 50 дән артык кеше катнашында "Өченче буын" пенсионерлар Республика Спартакиадасының район этабы узды. Ярышлар биш спорт төре буенча узды: йөгерү, йөзү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы һәм дартс. Ярыш нәтиҗәләре буенча республика финалында район данын яклаячак җыелма команда төзелде. Гомумкоманда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Олы Кайбыч, 2 урын - Мәлки, 3 урын - Кече Мәме авыл җирлекләре.