21 май көнне Олы Кайбыч авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы базасында Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тәрбиячеләр белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Яшел дулкын» юл хәрәкәте иминлеге буенча спорт ярышлары үткәрделәр. Анда районның алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Ярышларда катнашучылар җиңүгә бик зур омтылыш күрсәттеләр, азарт, эмоциональ булдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Катнашучыларга дипломнар, ә җиңүчеләргә велосипедлар тапшырылды.