Эш режимы: 8.00-22.00 сәгатьтән 31 сентябрьгә кадәр, ялсыз. Тел.2-10-68, 2-16-46. (1 июльдән 30 августка кадәр су алыштыру сәбәпле, бассейннар эшләми, спорт һәм тренажер заллары гадәти режимда эшли).
1-2 июньдә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча 13 яшькә кадәрге спортчылар арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының икенче туры финалы узды. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Никита Алексеев бу ярышларда ике бронза медаль яулады: беренче көнне ул ялгыз разрядта өченче урын алды, икенче көнне Федоровское урта мәктәбе укучысы Григорий Вавилов белән бергә парлы разрядта мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.
Бүген Турминский авылында "2019 елда терлек азыгы әзерләүне оештыру һәм чәчүлекләрне карау" темасына киңәшмә узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев, ТР муниципаль районнары агрофирмалары җитәкчеләре, баш агрономнар, зоотехниклар катнашты.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты "Созвездие – Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремленең Пушкин залында узды. Җиңүчеләр арасында безнең "Авыл дэнс" бию коллективы да бар иде. Фестивальнең республика этабында беренче урынны алган коллектив махсус дәүләт стипендиясе белән бүләкләнде. Без аларны котлыйбыз!
1 июнь көнне район мәдәният йортында Балаларны яклау көненә багышланган "Игелек кыл" хәйрия концерты булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
28 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында көч һәм чараларны җәелдерү буенча ярышларның икенче этабы узды. Ярышларның икенче этабында катнашу өчен Яшел Үзәнгә Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан иң яхшы командалар килде. Нәтиҗәдә, безнең районның 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы мактаулы 3 урынны алды. Без аларны котлыйбыз!
1 июнь көнне Олы Кайбычта, балаларны яклау көненә багышланган, балалар Сабан туе булып узды.
2019 елның 31 маенда Олы Кайбыч авылы Совет административ бинасының актлар залында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында 2019 елның 5 аенда эш нәтиҗәләре буенча сөт җыючылар җыелышы узды.
30 майда ярымябык "Кайбыч" шугалагында "Мин Ватаным белән горурланам" республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурс «Минем ягым», «Минем гаиләм», «Кем булырга?» дигән номинацияләрендә, оешма профсоюзы әгъзалары балалары арасында булып узды.
Хөрмәтле кайбычлылар, кадерле әти-әниләр һәм балалар! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү – ул безнең бурыч. Балалар – безнең өмет, безнең киләчәк.