Бүген Мөрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Тимуршина Гөлсинә Әшрафҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул Гөлсинә Әшрафҗановнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның телеграммасын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау хатын тапшырды.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә алкоголь продукциясен, сыра, тәмәке куллануны кисәтү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне - социаль яклау бүлегенең яңа җитәкчесе Наталья Багавиева, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Эльвира Камалиева, Кайбыч урта мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина котлады. Район башлыгы аларга эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләде.
Галия Кайбицкая музееның яңа директоры итеп Камалиева Чулпан Галимулла кызы билгеләнде. Элек әлеге вазифаны биләгән Миңгалиева Энҗе Рамил кызы фондның баш сакчысы вазыйфасына Кайбыч ягы музеена күчерелде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлек такталарын ачу тантанасы булды. Мемориаль такталарны Морза Бәрлебаш авылында Рафил Борһановка һәм Иске Чәчкаб авылында Илшат Хисамовка ачтылар. Алар туган йорт фасадына куелган иде.
12 июль көнне Олы Тәрбит авылында «Питрау» бәйрәменә багышланган мини-футбол ярышлары узды. Аны Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов оештырды. Турнирда Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кыр Буасы-Байморза, Олы Тәрбит авылларыннан командалар катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 1 урынны Олы Кайбыч командасы, 2 урынны Олы Тәрбит, 3 урынны Кыр Буасы - Байморза, 4 урынны Хуҗа Хәсән командасы алды. Турнир җиңүчесен һәм призерларны Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов котлады, аларга кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
2019 елның 12 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе шәхси составы «Кайбыч ягы музее»нда булды.
12 июльдә контроль инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Емельянова Екатерина Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече Гафиятуллина Гөлчәчәк белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Чара барышында алар Кайбыч районы кибетләрендә булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, белгечләргә түбәндәге актуаль сораулар бирделәр. Бирелгән барлык сорауларга да ачык җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.