ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда 2019 елның 20 августына ЕГРНга кертелгән торак пунктларның чикләре турында мәгълүматлар саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чикләре кертелде.
 

Бүген Мәлки авылында яшәүче Томлеева Анастасия Максим кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып, озын гомер теләделәр.
 

Бүген Мәлки авылында яшәүче Тукмаков Павел Федосиевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котладылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау телеграммасын тапшырдылар.
 

Бүген Чүти авылында Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов оештырган корбан ашы узды. Аны имам ярдәмчесе Мансур Хөснетдинов үткәрде.
 

19 август көнне Кайбыч районы белем бирү оешмаларында Кайбыч муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең төп секцияләре эшләде. Төп гомуми белем фәннәре буенча барлыгы 11 секция эшләде. Секцияләр эше барышында фән укытучылары 2017-2018 уку елы нәтиҗәләрен анализладылар, чыгышлар һәм докладлар тыңладылар, мастер-классларда катнаштылар. 21 августта район мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр нигездә җир һәм торак характерына кагылышлы иде. Кабул итүгә 6 кеше язылды. Аларга барысына да аңлатмалар бирелде.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

20 августта 7.20 сәгатьтә Татарстан радиосында күчемсез милек өлкәсендә агымдагы елның август аенда булган законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак.

Шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов республикада   бөртпекле  культураларны  урып-җыюның   барышы  турында  сөйләде.  

Бүген "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камиль Галиев Кайбыч районында урып-җыю эшләре барышы белән танышып киттеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә алар "Гөбнә" хуҗалыгында булдылар, анда хуҗалыкның җитәкчеләре белән күрештеләр. Очрашу Чүти авылының язгы бодай кырында узды. Очрашу барышында авыл хуҗалыгы иң мөһим булган сораулар буенча сүз алыштылар.
 

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International