Бүген "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камиль Галиев Кайбыч районында урып-җыю эшләре барышы белән танышып киттеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә алар "Гөбнә" хуҗалыгында булдылар, анда хуҗалыкның җитәкчеләре белән күрештеләр. Очрашу Чүти авылының язгы бодай кырында узды. Очрашу барышында авыл хуҗалыгы иң мөһим булган сораулар буенча сүз алыштылар.