Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе

2019 елның 20 августы, сишәмбе

          19 август көнне Кайбыч районы белем бирү оешмаларында Кайбыч муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең төп секцияләре эшләде. Төп гомуми белем фәннәре буенча барлыгы 11 секция эшләде. Секцияләр эше барышында фән укытучылары 2017-2018 уку елы нәтиҗәләрен анализладылар, чыгышлар һәм докладлар тыңладылар, мастер-классларда катнаштылар. 21 августта район мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International