2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.
2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова Казан шәһәрендә Корбан гаете уңаеннан һәм 70 яшь тулу уңаеннан хәйрия ашы уздырды. Төшке ашта Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева да катнашты. Ул Нурания Фердобаевнага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде.
1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
2019 елның 4-10 октябрендә Казан шәһәрендә СНГ илләре арасында мәктәп спортының VII Халыкара фестивале узачак. Бадминтон буенча фестивальдә Россия Федерациясен безнең районның Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе тәкъдим итәчәк. Безнең спортчыларга уңышлы чыгышлар телик.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.
25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә "Россия 24" телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутатларына юллама белән чыгыш ясаячак. Гадәттәгечә, республиканың беренче затының мөрәҗәгате онлайн режимында да трансляцияләнәчәк. Рөстәм Миңнехановның чыгышын видеоформатта ТР Президенты сайтында күрергә мөмкин булачак.
29 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру планлаштырыла, ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланачак. Ярминкәдә бәяләр - базар бәяләреннән, ә продукция-безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән түбәнрәк булачак.
2019 елның 24 сентябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында «РИТЭК» АҖ социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Безнең районнан конкурска биш проект җибәрелде, шуларның икесе җиңүгә иреште. Бу-Олы Подберезье урта мәктәбенең "Чиста су" (авторы Зиннәтуллин Рәшит Габделхак улы) һәм Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Чүлмәк ясау эше" (авторы Насретдинов Айдар Ленар улы) проектлары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь температура төнлә +3. Һаваның максималь температурасы көндез +3º..+8º. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.