2019 елның 1 декабрендә Буа шәһәренең «Яшьлек» спорт комплексы базасында инвалид балалар һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында авиамодельләр буенча зона шәхси – команда ярышлары узды. «Летающее крыло» моделен әзерләү номинациясендә Кайбыч муниципаль районы «ЭКО «мәктәптән тыш эшләр үзәге» командасы ярышларда 2 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
Бүген Казан Кремлендә милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы уза. 10.00 сәгатьтә узачак чарада муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.
Район мәдәният йортында Яңа ел лотерея билетлары сатыла башлады. Билет бәясе - 250 сум. Уйнату 2020 елның 1 гыйнварында 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак. Билетлар 25 декабрьгә кадәр сатыла! "300 билеттан, 50 се отышсыз", -дип хәбәр итә район мәдәният йорты. Белешмәләр өчен телефон: 8(84370) 21-3-12.
Бүген Кайбыч районы администрациясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Илшат Паймурзин, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга, өйдә утырган килеш, Татарстан фермерларының үзләреннән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеген бирә. Сатып алучы шулай ук продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак тәкъдимнәр эзли, сатып алынган продукция турында, башка сатып алучыларга да ярдәм итәрлек, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең абруен күтәрерлек итеп яисә башка теләкләр белән, үз фикерен әйтә ала.
7 декабрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район гомумбелем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
3 декабрь көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район эшмәкәр-хатын-кызлары белән очрашуы булып узды.
Шушы көннәрдә Олы Кошман авылыннан Халитова Рәшидә Хәмзә кызы һәм Садриев Фәргать Әбрар улы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән юбилярларны коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмче Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котладылар. Алар район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырдылар.
«Бухгалтерлык исәбе турында» Федераль законга (2011 елның 6 декабрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль закон) мөһим үзгәрешләр кертелде.
2019 елның 3 декабрендә администрациянең актлар залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта РФ КоАП 5.35 статьясы 1 өлеше һәм профилактика субъектларының үтенечнамәләре буенча бер административ беркетмә каралды.