2019 елның 1 декабрендә Буа шәһәренең «Яшьлек» спорт комплексы базасында инвалид балалар һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында авиамодельләр буенча зона шәхси – команда ярышлары узды. «Летающее крыло» моделен әзерләү номинациясендә Кайбыч муниципаль районы «ЭКО «мәктәптән тыш эшләр үзәге» командасы ярышларда 2 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, шәхси зачетта медальләр белән бүләкләнделәр. Призерларны әзерләгән педагоглар мактау грамоталары белән бүләкләнде.
