Шушы көннәрдә Олы Кошман авылыннан Халитова Рәшидә Хәмзә кызы һәм Садриев Фәргать Әбрар улы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән юбилярларны коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмче Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котладылар. Алар район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырдылар.

