9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елда, РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 24 декабрендә "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, билгеләнгән иде.
7 декабрьдә "Казан" халыкара ат спорты комплексында "Социаль ярминкә" беренче хәйрия фестивале узды. Чара социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, бизнесның һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының 700 вәкилен җыйды. Фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль практикалар тәкъдим иттеләр, бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Олы Подберезье һәм Ульянково мәктәпләре яшь армиячеләре "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов белән Ватан Геройлары көне алдыннан Идел шәһәренә бардылар. Баруның максаты - Иделдә җирләнгән якташларыбыз Андрей Кошкин һәм Иван Субботинны искә алу иде.
Бүген Кошман авылындагы ике гаиләдә сабыйлар дөньяга килде. Илшат һәм Эльмира Кашаповлар гаиләсендә дүртенче бала, Рамил һәм Резеда Хәйруллиннарның икенче баласы туды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Мәме авыл җирлеге башкарма комитеты, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар Советы рәисе яшьармиячеләр белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константинович янына бардылар һәм аңа азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Ветеран кунакларны җылы каршы алды, күрсәткән кайгыртулары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, мәдәният йорты методисты Венера Фруэнтова, Мөрәле ФАПы фельдшеры Гөлфия Патшина 1 төркем инвалид һәм балачактан инвалид булганнарга бүләкләр тапшырдылар.
6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Хуҗа Хәсән авыл мәдәният йортында "КостяНика. Җәй вакыты" дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтелде. Әлеге фильм мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмернең тормышы белән бәйле иде.
Бүген Казанда 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы була.
7 декабрьдә Казан IT-паркында "TAT.DIGITAL 2.0" ел саен үткәрелә торган конференция узды. Анда эре сәнәгать предприятиеләре һәм дәүләт органнары өчен, digital-мохиттә лояльлекне арттыру һәм имидж рискларын киметү буенча мөмкинлекләр һәм инструментлар тәкъдим ителде.