«Хөрмәтле кайбычлылар, районыбыз кунаклары!
Бүген Кайбычта иҗтимагый үзәк хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме узды.
Күптән түгел Казан ярминкәләренең берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк заводы хезмәткәрләре тарафыннан китерелгән ипинең «ура»га сатылып беткәнен күзәткән идек. Автолавка тәрәзәсе каршында шактый зур чират тезелеп киткән, ә сатучы сатып алучыларга көчкә хезмәт күрсәтеп өлгерә. Бер сатып алучыдан сорашып, моның серен белергә тырыштык, ни өчен Казандагы һәр кибеттә яисә пекарьняда пешерелеп, һәр почмакта сатыла торган ипине алмыйча, бу ипине чират торып ала соң халык?
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "мәдәният объектларына бушлай керү көннәре" акциясе үткәрә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 2019 елның 27 декабрендә, Кайбыч районының төрле торак пунктларыннан 15 бала театрга яңа ел чарасында катнашу өчен чакырылган иде. Чакырылучылар арасында: Инвалид балалар, күп балалы һәм тулы булмаган гаилә балалары, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар булып торалар. Мәдәни-ял итү чарасында балаларны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары озата йөрде. Чара программасында Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары катнашында чыршы тирәсендә Яңа ел интермедиясе дә бар иде. Шулай ук яшь тамашачылар өчен театр артистлары тарафыннан тамаша, «Әкият китабы»спектакле әзерләнгән. Әкият яхшылык, дуслык, ярдәмчел булырга өйрәтә. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы.
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәм кәефе, әкияти мизгелләр, матур вакыйгалар һәм онытылмаслык, үзенчәлекле бәйрәм телим. Барлык уй-ниятләрегез чынга ашсын, ә сезнең хыяллар һәм теләкләрегез җиңел тормышка ашсын.
Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Э.Ю. Габдуллаҗанов.
Бүген Имәнле-Бортас авылында блок-модульле кибет ачылу тантанасы булды. Объект «Авыл кибете»республика максатчан программасы кысаларында төзелде.
Ачылышта муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан кулланучылар берлегенең җитештерү һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин, Мәлки авыл җирлеге идарәсе рәисе Салават Халиков, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева һәм авыл халкы катнашты.
Бүген Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" подпрограммасында катнашучыларга торак төзү өчен сертификатлар тапшырды.
Бүген Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында узган эшлекле киңәшмәдә район биналарын һәм якын-тирә территорияләрне иң яхшы Яңа ел бәйрәменә бизәү конкурсына йомгак ясалды. Катнашучыларны конкурсны раслаган муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.
Перевести вGoogleBingБүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы! Сезне киләсе Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Яңа ел сезнең барлык яхшы уй-ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм шатлыклар, туган җирегезгә иминлек алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын.