Кайбычта иҗтимагый үзәк хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме узды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

      Бүген Кайбычта иҗтимагый үзәк хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме узды.

       Чара башында муниципаль район башлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга нык сәламәтлек, барлык теләкләрнең чынга ашуын, яңа елда һәркемгә дә бәхет  теләде.

        Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият персонажлары белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар һәм күңел ачтылар.

        Аннан соң балалар "Рукавичка" дигән курчак театрын карадылар. Алар өчен шулай ук оттырышсыз Яңа ел лотереясы да уйнатылды.

        Бәйрәм ахырында барлык балалар да Кыш бабайдан һәм Кар Кызыннан Яңа ел бүләкләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International