Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган 2 атнага йомгак ясалды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч үзәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладылар.
Киңәшмә кысаларында Кайбыч муниципаль районында биналарны һәм якын-тирә территорияләрне иң яхшы Яңа ел бәйрәменә бизәү конкурсына йомгак ясалды, шулай ук туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне район башлыгы котлады.
Киңәшмә ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, хезмәттәшләренә нәтиҗәле уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.