ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан алмашлы керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. А. Биккулова катнашты

                          Хөрмәтле янгын саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Янгын сүндерүченең батырлыгы - матур сүзл генә түгел, ә кешеләрнең гомерен, аларның сәламәтлеген, табигый байлыкларын һәм мөлкәтен саклап калу хакына озак еллар уңышлы башкаруның нигезе дә.

Кайбыч муниципаль районында яшәүчеләр, югары квалификацияле белгечләрнең, көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган чын профессионалларның ышанычлы яклавына ышана алалар.

Сезгә һәм Сезнең коллективка, барлык вуз хезмәткәрләренә һәм студентларына билгеләнгән максатларга ирешүегезне телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләде.

Татарстан шартларында утырту өчен районлаштырылган алмагач сортлары үсентеләрен кулланырга тәкъдим ителә, болар: Грушовка московская, Июльское Черненко, Солнцедар, Волжская красавица, Теньковская, Осеннее полосатое, Жигулевское, Анис алый, Ренет татарский, Антоновка обыкновенная, Анис полосатый, Башкирский красавец.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Район территориясендә 2020 елның 31 мартына алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата 62 сәүдә объекты лицензиягә ия - бу узган ел белән чагыштырганда 1 объектка күбрәк.

Кайбыч районында 2020 елның 1 кварталында барлыгы 34,5 мең литр күләмендә маркировкаланган алкогольле продукция сатылган, узган ел белән чагыштырганда 99%. Шул исәптән 26 мең литр аракы, 8,4 мең литр башка продукция сатылган. Районда алкоголь продукциясен сату күләме бер кешегә 2,57 литр тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 101%

Бүген, 28 апрель көнне, безнең район Instagram аккаунтында республика матди ярдәм үзәгенең Кайбыч районындагы бүлеге мөдире - Нигъмәтуллина И. С. белән туры эфир булып үтте.

Барыгыз да бу эфирны карый алмавыгызны аңлыйбыз, шуңа күрә исегезгә төшерәбез, сез сорауларыгызны директка, электрон почтага җибәрә аласыз kai.22@tatar.ru яки кайнар линия телефонына (84370)2-11-13 телефонына шалтыратып сораулар бирә аласыз, без аларга бик теләп җавап бирәчәкбез.

                                                               Хөрмәтле кайбычлылар!

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча 2020 елның 1 маеннан 15 маена кадәр хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм җиләк-җимеш продукциясе иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Шулай ук, югарыда күрсәтелгән сораулар буенча кулланучылар "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенә 8 (84371) 5-63-05 һәм 8 (84377) 2-12-46 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Сәгъдиева Эльмира Рәшит кызы –ашыгыч ярдәм фельдшеры, Гарифуллина Гөлгенә Хәмзә кызы – ашыгыч ярдәм фельдшеры, Багавиева Зөлфия Ягъфәр кызы - ашыгыч ярдәм фельдшеры, Мингалиев Ранил Равил улы - өлкән фельдшер, Әхмәтов Ирек Фәрит улы - ашыгыч ярдәм фельдшеры, Әхмәдуллин Рөстәм Кәлим улы - ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Сәлахиев Илдус Мирзатҗан улы - ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Нигматуллин Ринат Зиннәт улы - ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Насыйбуллин Илсур Рәшит улы-ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Иванов Владимир Владимирович-ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Абдрахманов Ранис Фәнис улы- ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International