ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.

1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет имзалана. Шушы 100 ел эчендә безнең республика үз үсешендә сизелерлек нәтиҗәләргә иреште. Без икътисад, мәдәният һәм фән өлкәсендәге уңышлар белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Хөрмәтле китапханәчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Китапханәче-борынгы һәм кирәкле һөнәр. Хәзер Интернет гасыры булса да, китапсыз булмый. Бетмәс-төкәнмәс белемнәр тирәсендә сез кешеләргә бөек язучыларның китаплары белән гаҗәеп танышулар бүләк итәсез. Сез бәһасез хәзинәләр дөньясында яшисез: классикларның хезмәтен, сәяхәтчеләрнең язмаларын, талантлы галимнәрнең эшләрен саклыйсыз!

Эшегез сезгә шатлык бүләк итсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә җылысы телим. Бәйрәм белән сезне!


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Ел ярым элек диярлек «гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 217-ФЗ үз көченә керде. Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары аның төп нигезләмәләренә аңлатма бирделәр.

Казан сугару техникасы заводы быел Дагстан, Оренбург һәм Төньяк Кавказ республикаларына су сиптерү машиналарын җибәрүне планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм! Эшмәкәр булу-ул көндәлек үҗәтлек, рух көче һәм тәвәккәллек таләп итә торган хезмәт.

 


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле район халкы! Эш белән формаль булмаган тәэмин итү, рәсми булмаган эш хакы түләү турында гражданнар «Халык контроле» ТР дәүләт системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән, сылтама буенча күчеп, хәбәр итү мөмкинлеге бар https://uslugi.tatarstan.ru к

Шулай ук «кайнар линия» нең 2-11-04, 2-11-05, 2-14-29, 2-12-60 эше турында исегезгә төшерәбез, алар буенча сез формаль булмаган мәшгульлек, «соры» хезмәт хакына кагылышлы барлык хокук бозулар турында хәбәр итә аласыз.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт COVID-19  таралу куркынычларын саклау шартларында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эшен оештыру буенча "рекомендацияләр җибәрә :

- Хезмәткәрләрнең шәхси һәм эш киемнәрен саклау өчен аерым бүлмәләр бүлеп бирү.

- Хезмәткәрләренең эчәргә яраклы режимын оештыру, кулерлар урнаштыру, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган стаканчиклар җитәрлек күләмдә тәэмин итү.

- Кирәк булганда чистарту һәм дезинфекция үткәрү белән җитештерүдә вентиляция системалары эшенең нәтиҗәлелеген даими тикшерү. 

- Дезинфекция чаралары кулланып, предприятие территориясен даими чистартуны оештыру һәм җитештерү һәм куллану калдыкларын үз вакытында чыгару.

Физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын төгәл исәпләү максатыннан, 2019 ел өчен гражданнарга үзенең милек салымнары буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта бу узган ел дәвамында ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән физик затларга кагыла.

Әгәр салым ташламасын бирү турындагы гариза элек салым органына җибәрелгән булса һәм анда ташламаның чикләнгән чорда файдаланылачагы, яңадан гариза тапшырырга кирәклеге күрсәтелмәгән.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International