Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Бүген Кайбыч муниципаль районында "Ярдәмянәшә"Помощьрядом" акчиясе кысаларында 231 азык-төлек җыелмасы бирү планлаштырылган.
Әлеге ярдәм чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча татарстанлыларның коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән кешеләр өчен кертелгән.
Музейда ачылган иске акчалар күргәзмә экспозициясе үзенчәлекле - "Бүләк бирәм" акциясе кысаларында бүләккә килгән витринага урнаштырылган 200 дән артык бакыр, тимер һәм кәгазь акчаларның кайберләре моннан 3 гасырга якын элек чыгарылган. Араларында XIX-XX гасырда кулланышта булганнары да бар.
Музейга килучеләрнең күбесенә төрле номиналдагы кәгазь акчалар да таныштыр, мөгаен. Кайберләребезнең ойләрендә,сандыкларның кыйммәтле кәгазьләр саклана торган иң серле бүлемендә дә кулланыштан төшкан иске акчалар саклана торгандыр...
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.
2020 елның 15 июненнән һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисы аша (Роспотребнадзор рекомендацияләрен исәпкә алып) һәм шәхси саклану чараларын йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча «инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» аша гына гамәлгә ашырылачак.
Икеайлык барышында «Экояз-2020» республика акциясе үткәрелде, аның максаты-балаларда һәм яшьләрдә «чиста республикада яшәргә һәм эшләргә омтылышны тәрбияләү, халыкның экологик яшәү рәвешен популярлаштыру, экологик аң-белемнәрен арттыру, иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, опекуннар ала ала.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының эш графигы үзгәрәчәк.
2020 елның 11 июне-8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр;
12 июнь 2020 ел - ял көне бәйрәм көне;
2020 елның 13, 14 июне-ял көннәре.
2020 елның 15 июненнән Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы гадәти режимда эшли башлаячак.
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе карамагында булган республиканың ике әйдәүче югары уку йортында кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларның консультацияләре дистанцион форматта уза.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.