Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
“Бу технология сыналган инде, ул, дымлылык 50% булганда, урып-җыюны 2 атнага алданрак башларга мөмкинлек бирә”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Шуның белән киптерүгә чыгымнар һәм ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш кими, югалтулар кими.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 43 нче утырышы узды. Утырышта бүлек башлыклары, палаталар рәисләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.
Шушы көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә район кырларын карап әйләнделәр.
Әйләнешнең төп максаты - урында чәчүлекләрнең сыйфатын һәм уңыш төрләрен бәяләү. Чөнки басуларны карап, теге яки бу җитешсезлекләрне күреп,киләчәктә аларга юл куймас өчен мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Альберт Рәхмәтуллин.
Кайбыч районының Олы Подберезье авылында уникаль авыл хуҗалыгы музее комплексы бар. Музей авыл җирлегенең үзәк өлешендә ачык һавада ачылды. Авыл хуҗалыгы музее-комплексның эш исеме, ул Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә традицион крестьян көнкүрешен һәм хуҗалык итү рәвешләрен үз эченә ала. Бер мәйданчыкта 18-19 гасырлар өчен стильләштерелгән авыл йортлары, сарайлар һәм башка корылмалар урнашкан. Чын тегермән дә бар. Музей өчен экспонатларны бөтен ил буенча җыйганнар, өстәвенә, барысы да – граммофоннар, туку станоклары, тегермәннәр һ.б. — гамәлдә.
2020 елның 5 алып 12 июненә кадәр Россия көненә багышланган «Россия тәрәзәләре» акциясе узды. Акциянең төп максаты-катнашучылар тарафыннан гражданлык позициясе, патриотизм, Ватанга мәхәббәт күрсәтү. Ата-аналар белән берлектә Туган илгә мәхәббәт гаиләдән башлана. Анда теләгән һәркем катнаша алды.
Акциянең оештыручылары-мәктәп укучылары өчен «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсы дирекциясе, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы.
Кайбыч районы халкы әлеге акциядә актив катнашты.
Кичә, Россия көнендә Лазеревлар Андрей һәм Марина гаиләсе барлыкка килде.Әлеге тантанада кияү белән кәләшнең әти-әниләре һәм туганнары, әлбәттә, Роспотребнадзор таләпләренә туры килә торган күләмдә катнаштылар.
Яшьләргә ныклы һәм үзара мәхәббәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт телибез.
Кайбыч районы үзәк китапханәсе Россия көнендә 8-12 яшьлек балалар өчен"Мин Россия гражданины" дигән иллюстрацияле,мавыктыргыч һәм танып-белү китабын укырга тәкъдим итә. Россиянең кечкенә гражданнары укып, илнең хокукый һәм дәүләт тормышын өйрәнеп, үзләренең белемнәрен матур рәсемнәр һәм төрле биремнәр белән беркетә алалар.
Санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып 2020 елның 15 июненнән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Кайбыч муниципаль районындагы 22 нче бүлегендә гражданнарны шәхси кабул итү башкарыла:
- ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша алдан язылу буенча ;uslugi.tatarstan.ru)
- 8-84370-21407 телефоны буенча.
Игътибар итегез, гражданнарның РМПҮ бүлекчәсенә керү сулыш органнарын һәм кулларны индивидуаль саклау чараларын кулланмыйча гына рөхсәт ителми.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Совет, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Димәк, Россия төбәкләренең дә, Татарстанның да, шул исәптән, туган районыбыз Кайбычның да.
Бүген без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә, республикада яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз.
Соңгы дистә еллар эчендә Россия, Татарстан белән бергә районыбыз да матур үзгәрешләр кичерде. Татарстанның динамикалы төстә алга баруы һәм илнең куәтен ныгытуга көннән-көн зуррак өлеш кертүе аның авыллары һәм районнарының да уңышлы эшләвенә дә бәйле.
Районыбызның барлык казанышлары кайбычлыларның тырыш хезмәтенә, үзәктән килгән олы ярдәмгә нигезләнгән. Район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Яхшы белем алуга һәм заманча медицина ярдәменнән файдалануга киң юл ачылу, мәдәният, массакүләм спорт һәм туризм үсеше, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру - болар барысы да соңгы елларда ирешелгән уңышлар. Районыбызда күп гасырлар дәвамында ирешелә килгән милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу һәм ныгыту өчен дә бәрәкәтле җирлек булдырылган. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, киләчәктә дә районыбызның, республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз - бөек Россиянең гөрләп алга баруына үзебездән өлеш кертербез дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Россия көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә һәм иҗатыгызда зур уңышлар, барлык изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим!