Музейда ачылган иске акчалар күргәзмә экспозициясе үзенчәлекле - "Бүләк бирәм" акциясе кысаларында бүләккә килгән витринага урнаштырылган 200 дән артык бакыр, тимер һәм кәгазь акчаларның кайберләре моннан 3 гасырга якын элек чыгарылган. Араларында XIX-XX гасырда кулланышта булганнары да бар.
Музейга килучеләрнең күбесенә төрле номиналдагы кәгазь акчалар да таныштыр, мөгаен. Кайберләребезнең ойләрендә,сандыкларның кыйммәтле кәгазьләр саклана торган иң серле бүлемендә дә кулланыштан төшкан иске акчалар саклана торгандыр...
Һәркайсыбыз, "Бүләк бирәм" акциясенә кушылып, безнең күргәзмәне яңа экспонатлар белән баета ала. Аларның һәркайсы яшәешебезнең, үткәнебезнең билгеле бер чорын чагылдыра, аерым тарихи шәхес яки вакыйга турында сөйли. Юкка гына акча билгеләрен сәнгать әсәре дип бәяләмиләр!