Россия Эчке эшләр министрлыгының оператив дежур часте оператив дежур ярдәмчесе Тараканов Алексей Васильевичка кече җитәкче составының "полиция сержанты"дигән чираттагы махсус звание бирелде.
Яшь хезмәткәрне котлыйбыз, уңышлар һәм чын полиция хезмәткәре булуын телибез.
Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбызның каберлекләрен даими карау-бу җаваплы эш, ә аны хәл итү – игелекле эш.
Кече Подберезье авылы территориясендә гражданнарның үзара салым акчасына зиратны төзекләндерү эшләре бара.
Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авылында ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча дусларча матч узды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман мәктәбендә эшләрнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.
1. «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кече Мәме авылында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелеше дәвам итә.
2. Араслан авылында үзара салым хисабына юл төзү.
Росреестр тарафыннан "икеле" сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча алып барылган эш нәтиҗәсендә, Роскомнадзор суд карарлары нигезендә шундый 34 ресурсны япты.
Җир кишәрлегенең чикләрен ничек һәм ни өчен аныкларга? Иске участок чикләрен ачыклаганда нинди документлар кирәк булачак? Катлаулы эпидемиология шартларында нәтиҗәләрне ничек килештерергә? Бу һәм башка сорауларга Федераль кадастр палатасы экспертлары җавап бирде.
Татарстанда «Балкыш» («Сияние») ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу этабы уза .Быелгы фестиваль ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Килеп туган хәлне исәпкә алып, фестивальне оештыручылар сайлап алу һәм гала - концертларның форматын үзгәртергә карар кылдылар.Кичә төшерү төркеме Кайбыч районына безнең районда катнашучыларның чыгышларын төшерергә килгән иде. Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча онлайн трансляция режимында гала-концерт булачак.
Урып-җыю кампаниясе вакытында икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның яңа уңышны кабул итүгә әзер булулары мөһим.
Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Казанская тегермән" ҖЧҖнең Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесендә булды, анда 2020 елгы яңа уңыш ашлыгын әзерләү тулы көченә бара. Икмәк кабул итү пункты коллективы, автотранспортның озак торуына юл куймыйча, көйле эшли.
Щукин Рафаил Минсәгыйр улы-чын авыл "ире", аның турында авылдашлары шулай әйтә.Хезмәт эшчәнлеген ул гади эшче булып башлый. 1978 елда Яшел Үзән ДОСААФЫН тәмамлый, шул ук елны Совет армиясенә хезмәт итә. Белоруссиядә Рафаил Минсәгыйр улы хезмәт иткән, аннан әти-әниләренә бик яхшы хезмәт иткән өчен рәхмәт хатлары килгән.1980 елда туган «Йолдыз» колхозында ГАЗ-53 автомашинасын йөртүче булып эшли, аңа иң җаваплы эшләр ышанып тапшыралар. Кешеләр белән аралашуда «лидер» ның сыйфатын күреп, колхоз җитәкчелеге авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер вазифасын тәкъдим итәләр.