Татарстанда «Балкыш» («Сияние") ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу этабы уза»

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстанда «Балкыш» («Сияние») ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу этабы уза .Быелгы фестиваль ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Килеп туган хәлне исәпкә алып, фестивальне оештыручылар сайлап алу һәм гала - концертларның форматын үзгәртергә карар кылдылар. Кичә төшерү төркеме Кайбыч районына безнең районда катнашучыларның чыгышларын төшерергә килгән иде. Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча онлайн трансляция режимында гала-концерт булачак.

Кайбыч муниципаль районының " Балкыш«(Сияние) Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның зона фестивалендә катнашу өчен катнашучылар исемлеге:
1. Нигъмәтҗанов Марс Салих Улы.(Вокал-соло).
2. «Рябинушка»вокаль ансамбле.
3. Җәүһәр " вокаль ансамбле»
4. Баянистлар ансамбле.
5. Дуэт-Шәмсетдинова Флюра Нургалиевна-Зиннуров Рәшит Касыйм Улы.
6. Хореография - "Кайбыч кызлары".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International