ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.

По оперативным данным Минсельхоза России, по состоянию на 3 августа 2020 года суточный объем реализации молока сельскохозяйственными организациями составил 49,8 тыс. тонн, что на 5% (2,4 тыс. тонн) больше аналогичного показателя 2019 года.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары нигезендә яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча торак урыннары бирү механизмы билгеләнде.

2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

1 сентябрь –Белем бәйрәме һәм яхшы эш өчен күңелле сәбәп якынлаша. Яңа уку елы алдыннан чираттагы тапкыр мәктәпкә кирәкле атрибутлар җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе» тагын да масштаблырак була бара, күп санлы гражданнар, коллективлар игелекле эштә катнаша.

Кадерле дуслар! Буген турыдан-туры эфирда Борындык, Шушермэ авыллары чыгышын карарга онытмагыз. Башлана 18:00 сэгатьтэ.

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Росреестры тарафыннан күчемсез милек объектларына 168 314 арест/тыю теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова аңлатканча, кулга алу яки тыю турындагы язма суд приставлары, суд һәм салым органнарыннан ведомствога кергән документлар нигезендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә. Шул ук вакытта арест/тыю барлык күчемсез милек объектларына да, конкрет объектларга да салынырга мөмкин.


8
август, 2020 ел
шимбә

Район башлыгы Төзүчеләр көне белән котлый

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы " русиякүләм конкурсы үткәрелә

Хөрмәтле спортсменнар, тренерлар, физкультура ветераннары һәм спорт сөючеләр!
Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнендә барлык спорт активына район халкына физик тәрбия бирү, спортчыларны әзерләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча күп еллар дәвамында зур эш башкарганнары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, якты казанышлар һәм яңа җиңүләр телим!

Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International