ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Федераль салым хезмәте «җәмәгать туклануы»тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Екатерина Емельянова Кайбыч районының күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.

2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк, дип искәртә. Бу гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш дигән сүз:

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында эшләмәүче 60 меңгә якын авыл кешесе озак вакытлы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.

Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

26 мартта «Россия юристлары ассоциациясе»Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.


19
март, 2021 ел
җомга

Яшь хоккейчылар сезонны япты.

Кайбыч районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International