26 мартта «Россия юристлары ассоциациясе»Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
Район халкы «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Олы Кайбыч авылы иҗтимагый үзәгенең беренче каты) 08.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр бушлай юридик ярдәм ала алачак. Белешмәләр өчен Телефон: 8(84370)21642
Кабул итүне Пенсия фонды белгече, нотариус, «ТР БТИ» АҖ Кайбыч бүлекчәсе җитәкчесе, адвокат, суд приставы алып барачак.