17 март көнне Кайбыч районының күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Екатерина Емельянова тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукларын яклау турындагы сораулар белән Сез Олы Кайбыч авылы, Кояшлы Бульвар 7, 103 кабинет адресы буенча яки 88437021175 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.