ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 14 октябрендә дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советына 45 нче Апас бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда депутат сайлаячакбыз.
Район торак-коммуналь хуҗалыгы бу көннәрдә өй туен билгеләп үткән тату гаиләне хәтерләтә: яңа бинада җиһазлар урнаштыралар, элемтә көйлиләр. 5 июльдә искесенә өстәп төзелә башлаган бина бу атнаның дүшәмбесендә файдалануга тапшырылды.
12 сентябрьдә ТР Премьер- министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак барс” холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Николай Титов Кайбыч районында эшлекле визит белән булдылар.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләр җыелмасыннан моңа кадәр баш тарткан булсалар, 2013 елда аннан тулысынча яки өлешчә файдалану өчен 1 октябрьгә кадәр яңадан гариза яза алалар.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
  Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров эшлекле дүшәмбедә оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләренең ягу сезонына әзерлеге белән таныштырды. 
Райондагы барлык 17 авыл җирлегендә дә эшчәнлекләрен яңа Устав нигезендә оештырачаклар.
Шәһәр халкын авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән тәэмин итү максатында уздырылучы ярминкәләрдә Кайбыч уңганнары да актив катнаша. 
8-9 сентябрь көннәрендә Буа шәһәренең “Арктика” Боз сараенда Ярославль шәһәренең авиаһәлакәттә һәлак булган “Локомотив” командасы истәлегенә Иделаръягы зонасы районнары хоккей командалары арасында турнир үткәрелде. Якташларыбыз, җиңүгә ирешеп, күчмә кубокка, беренче дәрәҗә дипломга, медальләргә лаек булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хоккейчыларга тирән рәхмәтен белдерде. 

10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
7 сентябрьдә 90 яшен тутырган Фатыйма апа Россия Федерациясе Президентының тәбрикләү открыткасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын һәм җылы юрганны олы рәхмәт белән кабул итеп алды.

7
сентябрь, 2012 ел
җомга
Район хуҗалыкларында туңга сөрү оешкан төстә бара. 6 сентябрьдә “Заволжье” җәмгыятенең Федоровское филиалы кырында, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International