РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бездә ташламаларга ия 2012 кеше бар, шуларның 69,5 проценты дару препаратларыннан баш тарткан. Идарә начальнигы әйтеп узганча, килеп туган хәлне үзгәртү өчен урыннарда аңлату эшләре алып барырга кирәк.
– Район үзәк сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре һәм фельдшерлар һәр авыруның сәламәтлеге ни дәрәҗәдә икәнлеген яхшы белә, үзләренә беркетелгән участокта яшәүчеләрне дарулар белән тәэмин итү өстендә дә эшлиләр. Клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп, ташламалардан баш тарту турында гариза язучыларны күндерүе читен. Югыйсә, алар үзләрен киләсе ел ахырына кадәр бушлай дару алу хокукыннан мәхрүм итәләр. Минемчә, бу очракта җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк. Сәламәтлек акчадан кадерлерәк, – ди идарә начальнигы.