Жирәбә үткәрелде

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 14 октябрендә дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советына 45 нче Апас бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда депутат сайлаячакбыз.

Теркәлү узган кандидатлар һәм теркәлү узган кандидатларны тәкъдим иткән сәяси партияләргә 2012 елның 15 сентябреннән 13 октябренә кадәр сайлау алды агитациясе алып бару өчен бушлай һүм түләү­ле мәйдан билгеләү буенча 12 сентябрьдә редакциядә жирәбә үткәрелде. Иртәнге сәгать унда башланган әлеге процедурада Апас территориаль (округ) сайлау комиссиясе әгъзасы Роза Нурмиева, Кайбыч территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан күр­сәтелгән Гафуров Илшат Рәфкать улының ышанычлы вәкиле Марат Заһидуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International