2026 елгы Сабантуйның төп батыры булып Актаныш районының Суыксу авылында туып-үскән, хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Азат Габдрәшитов танылды.
Ул көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры. Тәкә, телевизор, төп бүләк — мини — трактор ачкычлары тапшырылды.
Котлыйбыз!