Кайбычның яшь техниклары җиңүгә иреште

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе
Балаларның техник иҗатын үстерү буенча Тәтеш шәһәрендә узган республика бәйге-фестивалендә Кайбыч укучылары да актив катнашты. 
 
Әлеге бәйге автомодельләштерү, суднолар, авиация модельләре буенча узды.  Анда техник юнәлештә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләр дә оештырылды. Кошман мәктәбеннән Сәйдәш Сабиров, Мәлкидән Дмитрий Бухаров, Роман Бичарин суднолар буенча  осталыкларын күрсәтте. Алар өченче урынны яулады һәм кубок, медальләргә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International