Котлау

2017 елның 9 мае, сишәмбе
      Хөрмәтле Альберт Ильгизәр улы!

    Чын күңелдән Сезне Бөек Җиңү Көне белән котлыйм. Ата-бабаларыбыздан - данлыклы җиңүчеләр буыныннан - безне зур эшләргә рухландыру өчен ватанпәрвәрлек, батырлык һәм каһарманлык, хәрби һәм хезмәт бурычыбызга тугрылыкның гүзәл үрнәкләре мирас булып калды.

      Без - тарихи җиңүләр варислары - киләчәккә ышаныч белән карый алабыз. Хезмәттәге зур казанышларыбыз белән Татарстанның һәм Россиянең көчен тагын да арттыруга үзебездән өлеш кертәбез.
Сезгә Ватан мәнфәгатъләрендә актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.
 
Татарстан Республикасы
 Президенты                                                                                                     Р.Н. Миңнеханов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International