"Язның иң матур бер көнендә"

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Шул уңайдан Кайбыч Үзәк балалар китапханәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасында йөрүче балалар белән берлектә “Без Тукай оныклары” дигән балалар иртәсе уздырылды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылыр. Кичәбезгә кара урманнан Шүрәле дә килгән иде кунакка. Бәйрәмебез ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International