Социаль яклауга мохтаҗ булган Кайбыч районы балалары шифаханәдә ял итә

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Социаль яклауга мохтаҗ булган әлеге балалар шифаханәдә 24 көн дәвамында ял да итә, сәламәтлеген дә ныгыта, шунда белем дә ала. “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аларга медицина күзәтүе узарга булышкан, кирәкле әйберләрен дә җыйган. Юлга чыгар алдыннан социаль педагог укучылар белән уен формасында «Күңелле этикет» дигән темага әңгәмә үткәргән. Анда үзеңне җәмәгать, ял итү урыннарында дөрес тоту, гигиена кагыйдәләрен үтәү, итагатьле булу, этика кагыйдәләрен саклау хакында сөйләшкәннәр. Шифаханә җитәкчелеге балаларны Кайбычтан килеп алу, китереп куюны да оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International