1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

          Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.  Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд  бүлеге искәртә: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк. Шулай ук, ул махсус салым режимнарында үз-үзенә эшләүчеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен дә әлеге түләү каралмаган.

          Түбәндәге шартлар үтәлгәндә, илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары түләүләрне (салым акчаларын кире кайтаруны) алырга мөмкин:  мөрәҗәгать итүче үзе һәм балалары Россия Федерациясе гражданнары ;  ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган, керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.

          Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме агымдагы елда алдагы ел өчен бер кешегә исәпләнгән региональ яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш. Шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителешнең билгеләнгән критерийлары да исәпкә алына.

          "Гаиләнең түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен, җан башына уртача керемне исәпләп карарга кирәк. Бу болай эшләнә: гаиләнең бер еллык кереме башта 12 гә, аннары гаилә әгъзалары санына бүленә. Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елда республикада бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил иткән.  Ата-ананың икесе дә  аена 32 шәр мең сум хезмәт хакы алган, башка керемнәр булмаган. Мондый гаиләнең уртача кереме - 16 000 сум. Бу яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк - 22 609,50 сум, димәк, гаилә түләүгә дәгъва итә ала. Дүрт кешедән торган гаилә түләү алсын өчен максималь еллык керем 1 085 256 сумнан артмаска,  ягъни  ата-ананың һәркайсының кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш,” - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка буенча НДФЛ тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым түбәнәйтелгән ставка - 6% буенча кабат исәпләнелә, ә аерма гаиләгә  кайтарыла. Алдагы мисалны дәвам итеп карасак,  әгәр ир белән хатынның берсе 2025 елда НДФЛны тотып калганчы ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алган булса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум салым тотылган. 6% ставка буенча кабат санаганда, салым суммасы 23 040 сум тәшкил итәчәк. 26 880 сумлык аерма гаиләгә кире кайтарылырга тиеш.

          Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ ел түләнгән елдан соңгы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни  2025 ел өчен салым кайтаруны сорап 2026 елда мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

          Документлар «Дәүләт хезмәте» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд  бүлегенең клиент хезмәтендә кабул ителә. Белешмәләрнең күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратып ала, ләкин кайбер белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Гариза 10нан 30 эш көненә кадәр карала, акчалар уңай карар кабул ителгәннән соң  биш эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә аны алуга хокукны  ел саен расларга кирәк.

          Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International