Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. А.И. Рәхмәтуллин 20 нче августтан 21 нче августа каршы яшүсмерләр арасындагы бәрелешне булдырмауда катнашкан полиция хезмәткәрләренә үзенең рәхмәтен белдерде. Ягулык сезонына әзерлек турында башкарма комитеты җитәкчесе А.Макаров чыгыш ясады. 18 сентябрьдә узачак сайлауларда антитеррор буенча әзерлек турында район башлыгы ярдәмчесе Ф.Петухова сөйләде. Шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр Кайбыч районы буенча бүлеге җитәкчесе Р.Хуҗин, мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Шакиров, үзәк хастаханәсе баш врач урынбасары Г.Сафиуллина чыгыш ясадылар. Алдага атналарга җитәкчеләр алдында яңа бурычлар куелды.