2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды

2026 елның 15 мае, җомга

          Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.

          Шул ук вакытта Бердәм контакт-үзәк өч дәрәҗәдәге оештыру структурасы булып тора. Беренче этапта  шалтыраткан гражданинны Янның диалог боты сәламли. Консультацияләр алдан салынып куелган үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сценарийлары буенча үткәрелә. Бот җавабы булмаган очракта  гражданинның соравы буенча шалтырату беренче линия операторына күчерелә.

          Аннары беренче линия операторы,  шалтыратучының кайсы төбәктән булуына карамастан,  гомуми сорауларга җавап бирә. Шәхси консультация кирәк булган очракта шалтырату тиешле ведомствоның яшәү төбәгендәге икенче линия операторына күчерелә.

          Һәр оператор көн саен 56 мөрәҗәгать эшкәртә. Бердәм пособие түләү, иминият һәм тупланма пенсия мәсьәләләре, пенсия түләүләрен алу тәртибе, вакытлыча хезмәткә яраксызлык  кәгазьләрен рәсмиләштерү, шулай ук инвалидларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү - гражданнар мөрәҗәгатьләренең иң актуаль темалары булды.

          «Эш бирүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсендә аерым кайнар линия эшли: 8 (843) 279-27-66. Компаниянең бу номеры буенча эшләүче хезмәткәрләргә пособиеләр билгеләү һәм түләү, Социаль фондка исәп-хисап бирү, җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар очрагында иминият кертемнәре, производствода бәхетсезлек очракларын тикшерү, шулай ук профилактик чараларны финанслау һәм башка күп нәрсәләр турында  мәгълүмат алырга мөмкин”, - дип өстәде Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.

          Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International