Мөхтәрәм райондашлар!
Кайбыч муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне матур бәйрәм — Физкультурачылар көне белән котлыйм.
Районыбыз халкы тырыш хезмәт кую белән бергә гөрләтеп тормыш алып бара, шуңа да яшәү дәрәҗәсе дә замана белән бергә атлый. Менә шул авыр мәшәкатьләр өермәсендә дә матур итеп күңел ачарга һәм спорт эчендә кайнарга өлгерә кайбычлылар.
Спорт белән шөгыльләнү нык сәламәтлек бирә. Спортны үз иткән кешеләр ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен районыбызда мөмкинлекләр шактый. Бай җиһазлы спортзалларыбыз бар. Спорт мәйданчыклары сафка баса. Аларда күп кенә райондашларыбыз бик теләп шөгыльләнәләр. Тренерларыбызның хезмәте республика күләмендә алынган урыннар белән бәяләнә. Ә алар инде аз булмады. Районыбыз бадминтончылары, хоккейчылары белән горурлана. Мондый җиңүләребез елдан-ел күбрәк булсын иде.
Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрикләп, гаиләгездә тынычлык, эшегездә биек үрләрдә булуыгызны гына телим. Тазалык-саулык белән физкультура һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы