Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киңәшмә уздырды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

16 май көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  җирлек башлыклары һәм оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.

А.Рәхмәтуллин соңгы өч атна эчендә районда булган мөһим чаралар турында сөйләде. Язгы чәчү барышына аерым тукталды. “Уңай һава торышы чәчү эшләрен тиз арада тәмамларга мөмкинлек бирә, чәчү кампаниясенең финишына җиттек “ – диде ул. Шулай ук легаль булмаган хәмер сату белән бердәм көрәш алып барырга өндәде. Киңәшмә барышында хокук саклау, белем бирү органнары җитәкчеләре чыгыш ясады. Районда һәм Мордоваия Республикасы Лямбирь авылында узачак милли Сабантуй бәйрәмнәрен оешкан төстә уздырырга дип максат куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International