-Бүгенге очрашу Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уза. Мондый концертлар 9 Май-Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр башка районнарда да дәвам итәчәк. Проектның исеме- “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”,- диде филармониянең баш администраторы Азат Фазылҗанов.-“Илһамият” клубы артисларының күбесе сугыш чоры балалары.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева сәхнәгә чыккач болай диде:
-Минем әтием сугышның башынннан ахырына кадәр яу кырында булган. Шигырьләр белән әнигә язган хатлары әле дә саклана. Хисләр тирәнлеге шулкадәр көчле чагылыш таба ул хатларда. Ә “Кайбычым син язмышым” җыры минем иң матур җырларымның берсе. Аны яратып башкарам.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин артистларга тирән рәхмәтен белдерде һәм:
-Кайбыч гимнына әйләнгән җырны Зөһрә апа башкаруында ишеткәнем юк иде әле. Туган җиремнең патриоты буларак, бу җырны тыңлаганда күземә яшьләр килде, шундый җырыбыз булуына горурланып утырдым. Кайбычның өлкән буын кешеләренә шундый күңелле минутлар бүләк итүегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.
Кайбычлылар үзләре дә шушы чарага чакыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Луиза СӨНГАТУЛЛИНА