Кайбыч районының 35 еллыгына багышланган тантаналы программа сәхнәдән түгел, ә тирән тарихка чумудан башланды. Кунаклар Бөек юлыбызның чыганакларына кагылу өчен Кайбыч крае музеенда булдылар.
Һәр экспонат-якташларыбызның бүген районыбыз чәчәк атсын өчен күпме хезмәт, сабырлык һәм мәхәббәт салганнарын искә төшерү ул. Экспозициядә исемнәре мәңгегә Кайбыч тарихына язылган хезмәт ветераннары һәм производство алдынгылары өлешенә аерым урын бирелгән.✅