Яраткан районыбызның 35 еллыгы

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Район мәдәният йортында бәйрәм рухы хөкем сөрде: яраткан районыбызның 35 еллыгын билгеләп үттек. Бу календарьдагы түгәрәк дата гына түгел, ә без бергә үткән озын үсеш юлы, Хезмәт һәм бердәмлек символы. Тор тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль районының беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Фәнил Баһаветдинов һәм Айдар Таһиров, Кайбыч районы якташлык җәмгыяте рәисе Фәннур Фәсхетдинов, махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Корсаков, җитештерү алдынгылары һәм район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары.

Кичәнең кульминациясе булып талантлы артистларның якты чыгышлары булды. Һәр номер туган якка мәхәббәт һәм аның традицияләренә хөрмәт белән тулы иде.

Кайбыч районының төп байлыгы-анда яшәүчеләр. Безнең хезмәт сөючән, кунакчыл һәм бердәм халкыбыз-киләчәгебез төзелә торган нигез ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International