ярмарка

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Ярминкә узасы мәйданнарга иртән-иртүк җан керде. Сәгать җиде тулганчы ук бирегә бер-бер артлы продукция төягән машиналар агыла башлады. Биредә товарның нинди генә төре юк иде. Җитештерүчеләр халыкка, печән, салам, бөртекле ашлыктан башлап, ит-сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бал, яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч, гомумән, хәзинәдә ни бар – барсын да тәкъдим иттеләр. Мондый ярминкәләр һәр ике як өчен дә уңай: халык чагыштырмача арзан бәядән кышка запас тупласа, җитештерүчеләр, үзләреннән арткан продукцияне сатып, табыш ала. Кайбычның уңдырышлы туфрагында үстерелгән азык-төлекне, яшелчә һәм җиләк-җимешне, үзебезнекеләр генә түгел, шәһәр халкы да бик теләп сатып ала. Әле кичә генә районыбыз уңганнары, 30 машина продукция төяп барып, Казан ярминкәсендә 3 миллион сумлык товар сатканнар. Башкала ярминкәләренең чираттагысы Казанда 11 октябрьдә, ә Олы Кайбычта  - 12 октябрьдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International