Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

            Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган  һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган  гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.

            “Татарстанлыларга, түләүләр алучылар төркеменә карап, төрле төр компенсацияләр- айлык акчалата түләү, азык-төлек товарлары сатып алуга айлык акчалата компенсация, өстәмә ял көннәре өчен түләү, сәламәтлеккә салынган зыян хисабына еллык компенсация билгеләнә.  Алдагы елда кулланучылар бәяләре үсешен исәпкә алып,  барлык бу түләүләр ел саен 1 февральдә индексацияләнә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

              Тиешле хезмәт стажы тупланган очракта,  Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәсендә  зыян күргән гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясе пенсия яшен киметеп билгеләнә. ЧАЭСта аварияне ликвидацияләүдә 1986-1987 елларда катнашучыларга пенсия яше - 10 елга (ирләргә 50 яшьтән, хатын-кызларга 45 яшьтән), ә һәлакәтне бетерүдә 1988-1990 елларда  катнашканнарга- 5 елга (ирләргә 55 яшьтән, хатын-кызларга 50 яшьтән) киметелә.  Радиация йогынтысына дучар булган, әмма инвалидлыгы булмаган гражданнар пенсия яшен 1 елдан 5 елга кадәр киметүгә хокуклы. Картлык буенча дәүләт пенсиясен билгеләү өчен аларның кимендә биш ел иминият стажлары булырга тиеш.

              ЧАЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып,  хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган (ашыгыч хезмәт хәрби хезмәткәрләре, хәрби җыеннарга чакырылган затлар),  шулай ук авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, һәлак булган гражданнарның туендыручысын югалткан хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары бер үк вакытта ике пенсия - дәүләт һәм иминият пенсияләрен алырга мөмкин.

           Россия социаль фонды күрсәтә торган  ярдәм чаралары, түләүләр турында мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

         Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International