Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, хуҗалар түбәндәге сораулар буенча киңәшләшә алалар:
- Бүгенге көндә җир кишәрлекләреннән файдаланмауның нинди критерийлары бар?
- Җир кишәрлекләрен үзләштерү буенча нинди чаралар үткәрергә кирәк һәм күпме вакыт дәвамында?
- Җир законнарын бозулар ничек ачыкланачак һәм нинди дә булса җаваплылык каралачакмы?
- Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу нәрсә санала?
Бу һәм башка сорауларга дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгечләре сәгать 10 нан 12 гә кадәр 8 (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәләр.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!