Кайбычта спорт объектлары балаларга шатлык китерә

2014 елның 11 апреле, җомга

Узган елның көзендә төзелә башлаган спорт объектлары файдалануга тапшырылды инде. Федоровское мәктәбендә футбол кыры, мини-футбол, баскетбол мәйданнары, төрле тренажерлар өчен аерым урын ясалган. Олы Подберезье һәм Мәлки мәктәпләрендә волейбол һәм баскетбол мәйданнары, тренажерлар, Колаңгыда мини- футбол мәйданы, тренажерлар өчен мәйданчык төзелгән. Бу объ­ект­ларны төзү өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

– Мондый спорт мәйданчыклары мәк­тәп­ләргә бик кирәк иде.  Укучылар волейбол, баскетбол, өстәл теннисында уйный, турникта тартыла, брусларда шөгыльләнә, – диде Мәлки төп мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин. 


 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International