Кайбыч район мәдәният бүлеге начальнигы итеп Ринат Камалиев билгеләнде

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Яңа җитәкче һөнәре буенча укытучы, ул озак еллар дәвамында укучыларны физика фәненнән укытты. Физик булса да, лириканы да үз итә, шигьриятне, сән­гатьне ярата, сәхнәләрдә еш чыгыш ясый. Республикада нәфис сүз осталары арасында үткәрелгән бәй­гедә җиңеп, Фатыйх Кәрим исемендәге премиягә дә лаек булган иде. Өстәвенә, Ринат Камалиев мәдәният өлкәсендә яңа кеше түгел. Кайбыч районы мөстә­кыйльлеген алгач, ул мәдәният бүлеген оештыруның башында торды һәм 1991- 1992 елларда район мә­дә­ният бүлеге начальнигы булып эшләгән иде инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International