“Йолдызлык” фестиваленең зона турыннан Кайбыч укучылары зур җиңүләр белән кайтты

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Җырчылар арасыннан шушы мәктәптән Камилә Сафиуллина беренче, Азалия Миңнуллина, Гүзәл Таҗетдинова- икенче, Зөһрә Хәмидуллина өченче урында. Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават күпре” кызлар вокал ансамбле дә өченче урынга чыкты. Әлеге мәктәптән “Конферансье” номинациясендә чыгыш ясаган Илназ Шәмсетдинов белән Ләлә Хөсәенова, Баязит Хәсәнов белән Илгизә Хөсәенова – икенче урында. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Бәрлебашыннан Фирүзә Мусина белән Адилә Гыйбадуллина, Иске Чәчкабтан Эльвина Әдиятуллина, Олы Кайбычтан Ралина Ибраһимова да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International